Татьяна Бакальчук Казанда беренче Wildberries сатучылары мәктәбен ачачак

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Россиянең әйдәп баручы Wildberries маркетплейсы Татарстан башкаласын үзенең яңа масштаблы проектын башлап җибәрү урыны итеп сайлады. 20 октябрьдә Казан Эшкуар йортында ТР Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге, Эшкуарларга ярдәм итү фонды һәм «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге ярдәме белән Россиядә беренче Wildberries сатучылары мәктәбе эшли башлый.

Казанда беренче дәресне Wildberries компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук шәхсән үзе ачачак. Бушлай семинар барышында маркетплейс белгечләре сатуны уңышлы башлап җибәрү серләре белән уртаклашачак, товарны төрү һәм төяп җибәрү үзенчәлекләре, порталда эшләү һәм таныту турында сөйләячәк.

Интернетта инде үз товарларын сатучыларга «Мәктәп» үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга яки сервисны камилләштерү һәм хезмәтләрне киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Чара 13:00 сәгатьтә Казан шәһ., Петербург ур., 28, 3 кат адресы буенча Эшкуар йортында башлана.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International