Татарстан экспортының хәзерге заман шартларында үсеше турында Россия 24 каналында сөйләячәкләр

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт Россия 24 телеканалы эфирында «Интервью» программасында 17.30 һәм 21.00 сәгатьләрендә Татарстан җитештерүчеләренең нинди ярдәм алулары һәм, көнбатыш мәйданчыкларын ябуны исәпкә алып, товарларны халыкара мәйданчыкларга ничек чыгару турында сөйләячәк.

Экспортка ярдәм итү үзәге экспортка эшләү идеясе барлыкка килгән вакытта да, товарны чит ил базарларына җибәрү белән дә бәйле рәвештә предприятиеләргә кирәкле хезмәтләр күрсәтә. Хезмәтләрнең төп массасы бизнес өчен түләүсез, бер өлеше – дәүләт тарафыннан чыгымнарны сизелерлек финанслашуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International