Татарстанда законнар чыгару дәрәҗәсендә инвестпроектларга капитал салулар якланды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов Татарстан Республикасының инвесторларның капитал салуларын яклау өчен кирәкле закон инициативаларын оператив кабул итү эшен билгеләп үтте. 

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 6 елдан алып 20 елга кадәр җайга салу мохитен тотрыклыландыру юлы белән капитал салуларны яклауны тәэмин итүче чаралар комплексын күздә тоткан берничә закон акты кабул ителде.

СЗПК турындагы Закон инвесторлар өчен проектларны гамәлгә ашыруның фаразланган шартларын булдырырга һәм, проектка һәм өлкәләргә каралган капитал салулар күләменә карап, 6, 10.15 яки 20 елга «тотрыклылык килешүе» аша көтелгән нәтиҗәне алырга мөмкинлек бирәчәк.

Масштаблы озак вакытлы проектлар дәвамында инвесторлар өчен чыгару таможня пошлиналары ставкалары өлешендә һәм урман, җир, су ресурсларыннан файдаланган өчен, экологик һәм утильләштерү җыемнарын түләү өлешендә, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары бирү буенча эш шартлары үзгәрешсез кала. 

Моннан тыш, СЗПК механизмы республика территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда инвесторның түләнгән салымнар күләмендәге инфраструктурага чыгымнарын каплау аша инфраструктура чикләүләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта каплауның иң чик күләме һәм вакыты түбәндәгечә булачак:

* 5 елга кадәр тәэмин итүче инфраструктура чыгымнарының күп дигәндә 50% ы; 

* 10 елга кадәр иярчен инфраструктурага чыгымнарның күп дигәндә 100% ы (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән килешүләр төзегән очракта сроклар 1 елга арта).

СЗПК проектны гамәлгә ашыручы оешма белән гариза бирү тәртибендә төзелә. Конкурс процедурасы гавами проект инициативасы өчен каралган.Әлеге ташламаларны бирү өчен килешү 2030 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча төзелергә тиеш.

СЗПК төзүнең бөтен процедурасы, аның үтәлешен мониторинглау, ярдәм чаралары бирү «Капитал салу» буенча махсуслаштырылган дәүләт мәгълүмат системасы аша башкарылачак.  Ул Капитал салуны саклау һәм кызыксындыру турында килешүне электрон формада төзергә мөмкинлек бирә. Система базасында Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру проектлары реестры, аларны тормышка ашыру мониторингы, чыгымнарны каплау һәм салым ташламалары бирү алып барыла.

Татарстан Республикасында, СЗПК нормаларын гамәлгә ашыру өчен җаваплы орган булып, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International