Сентябрьдә Татарстан Республикасының 16 компаниясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Халыкара күргәзмәләрдә үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Татарстан эшкуарларының 6 халыкара күргәзмәдә катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.
2022 елның 7-9 сентябрендә Алмата шәһәрендә (Казахстан) Россия һәм Казахстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген киңәйтү өчен оештырылган «KAZBUILD 2022» халыкара күргәзмәсе узды. Күргәзмә мәйданчыгында төзелеш индустриясе яңалыклары тәкъдим ителде. Татарстаннан биш компания коллектив стенд составында катнашты һәм потенциаль клиентлар белән танышу һәм дустанә ил базарында үз эшчәнлекләрен киңәйтү өчен сатып алучылар табу мөмкинлегенә ия булды.
2022 елның 13-16 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «РОС-ГАЗ-ЭКСПО-2022» 25 нче Халыкара махсуслаштырылган газ сәнәгате һәм газ хуҗалыгы өчен техник чаралар күргәзмәсе узды, анда республиканың «ТД Экватэл» ҖЧҖ җитештерүчесе катнашты. Компания шәхси стендта газ счетчикларын тәкъдим итте.
2022 елның 20-22 сентябрендә Минск шәһәрендә (Белоруссия) «Химия. Нефть һәм газ» химия һәм нефть-газ сәнәгате һәм фәне махсуслаштырылган күргәзмәсе үтте. . Коллектив стендта Татарстанның «Наноэкохим» ҖЧҖ, «Казан кече тоннажлы химия заводы» ҖЧҖ, «Технологияләр синергиясе» ҖЧҖ компанияләре тәкъдим ителде.
2022 елның 20-23 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә Россиядә иң зур Халыкара көзге азык-төлек күргәзмәсе – «WorldFood Moscow 2022» узды. Бу Россия һәм чит ил азык-төлек базары лидерлары арасында очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен төп урын. Анда Республиканың 2 компаниясе катнашты: «Эмиз» сәүдә йорты» – ҖЧҖ хәләл концентрацияләнгән йөзем эчемлеге җитештерүе һәм ИП Гобәйдуллина – табигый файдалы продуктлар җитештерүе.
2022 елның 27-29 сентябре, Мәскәү шәһәре. BUYBRAND Expo 2022 – халыкара франшиза күргәзмәсе. Үз брендларын «Эшкуарлык фабрикасы» ҖЧҖ, «Триумф» этикет мәктәбе һәм бөке идәннәр җитештерүче ШЭ ФОМАХИН тәкъдим итте.
2022 елның 28-30 сентябрендә республиканың ике компаниясе KIOGE 2022 – халыкара күргәзмәсендә һәм «Нефть һәм газ» конференциясендә шәхси стенд белән катнашты. KIOGE – Алматы шәһәрендә (Казахстан) инновацион технологияләр һәм нефть-газ тармагы үсешенең төп тенденцияләрен тәкъдир итү өчен абруйлы мәйданчык. «Купер» ҖЧҖ күргәзмәгә нефть-газ тармагы өчен төрле мохиттә суырту өчен насос җиһазларын куйды. «Техсмарт» Фәнни җитештерү фирмасы ҖЧҖ нефть скважиналарын тикшерү һәм депарафинацияләү өчен җиһазлар тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.