Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерларын Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре маркетплейсларының мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә багышланган вебинарда катнашырга чакыра.
Хәзерге икътисади һәм тышкы сәяси вәзгыять Россия экспортерларының Азия базарына кызыксынуын уята. Моннан тыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия – тиз үсә торган онлайн сәүдә базары, анда көнбатыш компанияләре сизелерлек артта кала, ә җирле e-commerce платформалар лидерлык позициясендә.
Спикер булып complex E-commerce компаниясенең B2B һәм B2C өлкәсендә сату белгече Константин Чача чыгыш ясаячак. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиянең электрон сәүдә базарына күзәтү ясар, Lazada маркетплейсы турында, шулай ук төбәктә логистика һәм кергән вакыттагы каршылыклар турында җентекләп сөйләр.
Чара 14 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә узачак. Урыннар саны чикләнгән.
Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Теркәлү турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.
Экспортерлар өчен башка түләүсез вебинарлар һәм чаралар турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номерына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып белергә мөмкин.