Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе товар белән тәэмин итүчеләр сыйфатында 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашучы кече һәм урта предприятиеләргә, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм үзәге оештырды. Эшкуарларга консультация бирүнең яңа сервисына «Сатып алулар буенча Гид» исеме бирелде.
Консультация сорап, үзәккә теләсә кайсы этапта – сатып алуларны эзләүдән һәм мониторинглаудан, гаризалар әзерләүдән һәм тапшырудан алып шартнамәләр төзүгә, банк гарантияләрен алуга кадәр һәм, кирәк булса, монополиягә каршы Федераль хезмәттә һәм судта мәнфәгатьләрне яклау этабында, шулай ук эре заказчылар тарафыннан үсеш («үстерү») программаларын гамәлгә ашыру һәм офсет шартнамәләре төзү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Ярдәмне онлайн режимда да, шәхси консультацияләр рәвешендә дә алырга мөмкин.
Хезмәтләр бушлай.
Гаризалар кабул итү КУЭ корпорациясенең рәсми сайтында мөмкин.