Узган атнада Рязаньда «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды ярдәме белән Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Рязань өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган Бөтенроссия тикшерү органнары форумы – 2022 узды.
Форум контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген реформалаштыруның иң актуаль темалары – кисәтүләр белән эшләү, риск системасын төзү, судка кадәр шикаять бирү, законнарның яңа таләпләре һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Форум эшендә Россиянең 68 төбәгеннән 400 дән артык контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге вәкиле катнашты. Форум кысаларында катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады, анда ул агымдагы вәзгыятьтә бизнеска административ басымны киметү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләде.
«Уздырылган тикшерүләр, түләтелгән штрафлар санына нигезләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренә юл куярга ярамый», – дип билгеләп үтте үз мөрәҗәгатендә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин.
Форумның ике көнлек программасы 17 эшлекле чарадан торды, 70 тән артык эксперт аларның спикерлары һәм модераторлары булды.
«Намуслылыкны стимуллаштыру чарасы буларак үз-үзеңне тикшерү» пленар секциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратовачыгыш ясады. Спикер докладының темасы «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсын үстерү» иде.
Шулай ук форумда Татарстан Республикасы Россия Икътисади үсеш министрлыгының пилот проектларында актив катнашучы уңышлы төбәкләрнең берсе буларак билгеләп үтелде. Татарстан Республикасында тикшерү (күзәтчелек) эшчәнлегенә ярдәм итү буенча нәтиҗәле эш өчен федераль ведомствоның рәхмәте белдерелде.