Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге эшкуарлар өчен түгәрәк өстәл үткәрәчәк

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге агросәнәгать предприятиеләрен экспорт юнәлешле бизнес өчен демонстрация-дегустация павильоннары эшенә һәм мөмкинлекләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра.

Павильоннарның төп максаты –продукцияне потенциаль кулланучылар белән нәтиҗәле бизнес-аралашу уздыру һәм, чит илләрдә Россия җитештерүчеләренең булдырылган инфраструктурасына басым ясап, маркетингны нәтиҗәле таныту өчен шартлар тудыру.

Россия экспорт үзәгенең Түбән Новгородта аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Николай Ереев демонстрация-дегустация павильоннары эше турында сөйләячәк. Шулай ук түгәрәк өстәл кысаларында «АРАБИК ГРУПП» компаниясенең Тышкы икътисади эшчәнлек бүлеге менеджеры Артем Шакировның онлайн-чыгышы планлаштырылган, ул ярдәм инструментын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Түгәрәк өстәл диалог форматында узачак, анда катнашучылар тема буенча фикер алыша алачак.  

Очрашу 12 октябрьдә 11:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Эшкуар йорты»нда («Алафузов» залы) узачак.

Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.

Экспортерлар өчен башка түләүсез вебинарлар һәм чаралар турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номерына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International