Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Донорлар форумы» грант бирүче оешмалар ассоциациясе ярдәмендә «Санау ноктасы» коммерцияле булмаган оешмаларның ирекле гавами еллык хисаплары Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
Конкурста катнашу Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру коралы булып тора, оешмаларның абруен ныгытуга һәм аларның танылуына, яңа партнер-оешмаларны һәм ирекле ярдәмчеләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.
Конкурска гаризалар электрон рәвештә Донорлар Форумының махсус платформасында (www.form.donorsforum.ru) 2022 елның 10 октябренә кадәр кабул ителәчәк.
Оешмаларга «алтын», «көмеш», «бронза» һәм «база» хисап стандартлары бирелә торган гомуми конкурстан тыш, 2022 елда сигез партнерлык номинациясе игълан ителгән, алар арасында Икътисади үсеш министрлыгы номинациясе дә бар.
Экспертлар тарафыннан еллык хисапларны бәяләү 2022 елның ноябрендә, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2022 ел ахырында – 2023 ел башында булачак.
Конкурс, катнашу шартлары һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат Донорлар Форумының рәсми сайтында урнаштырылган: https://www.donorsforum.ru/projects/tochka-otschyota/prinyat-uchastie/.