Татарстан эшкуарлары, хисап бирү системасына керү өчен, актив рәвештә гариза тапшыралар

2022 елның 16 сентябре, җомга

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге барлык контрольлек итүче органнарга хисап бирү өчен системага керү мөмкинлеген алу буенча түләүсез хезмәт күрсәтә.

Система хисап бирү процессын тизләтергә һәм хаталарны киметергә ярдәм итәчәк, исәп-хисапларны, хисап бирү вакытын контрольдә тотуны, бюджет белән чагыштыруны һәм түләүләрне тутыруны үз өстенә алачак.

Гаризаны РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен алып бара торган ТР кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгульләргә хезмәт күрсәтә.

Татарстанның КУЭ субъектлары өчен  мәгълүматларны «Гадел билге» системасына тапшыру мөмкинлеге бирелә, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, ВКонтакте социаль челтәрендә бюджетны арттыру өчен промокод бирү, бизнес-аудит, маркетплейсларга чыгу, шулай ук маркетлейсларда эшләү өчен квалификация күтәрү һәм башка бик күп хезмәтләр күрсәтелә.

Бу һәм башка ярдәм чаралары турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны 8 (843) 524-90-90 аша яисә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында https://fpprt.ru/ белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International