Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Камил Гилманов озатуында берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм сәнәгать паркында булды, анда резидентлар эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук министр Аксубай районы бизнес-ширкәтләре катнашында киңәшмә үткәрде.
Министр катнаш азык цехы һәм 18000 башка исәпләнгән каз фермасы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыручы В.Д. Сәпиев КФХсында булды. Ул шулай ук «Морозко» сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты, анда төзелә торган объектларны карады һәм предприятиеләрнең киләчәктә үсеш планнары турында фикер алышты. Моннан тыш, «Волга-Селект» ҖЧҖ е һәм «Ритэк» ҖЧҖ базасы гамәлгә ашыра торган «Орлык заводы белән ашлык киптерү комплексы төзелеше» инвестицион проекты белән танышты.
Визит барышында министр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру белән танышты, предприятие җитәкчеләре һәм эшкуарлар белән санкцияләр кертү белән барлыкка килгән проблемалы мәсьәләләр турында сөйләште.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай районы бизнес-ширкәтләре катнашында санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру темасына киңәшмә үткәрде. Визит барышында эшкуарларга федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары буенча тәкъдимнәр бирелде.