ТР Икътисад министрлыгы Республика экспортерлары өчен вебинарлар сериясе үткәрәчәк

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча вебинарларда катнашу өчен бизнеска гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Вебинарлар эш башлаучы экспортерларга да һәм башка илләр белән актив эшләүче компанияләргә дә уңышлы экспорт эшчәнлеге шартларын тәэмин итү максатыннан эшләнгән.

Якындагы вебинарларның темалары һәм даталары:

  1. Африка: экспорт мөмкинлекләре, 2022 елның 27 сентябре
  2. Экспорт эшчәнлеген таможня белән көйләү, 2022 елның 29 сентябре
  3. Әзербайҗан: экспорт мөмкинлекләре, 2022 елның 6 октябре
  4. Техник көйләү (халыкара сертификация) һәм интеллектуаль милек объектларын саклау, 2022 елның 13 октябре
  5. Көньяк-Көнчыгыш Азиянең халыкара маркетплейсларына чыгу, 2022 елның 14 октябре
  6. Казахстан: экспорт мөмкинлекләре, 2022 елның 26 октябре
  7. «Россия экспорт үзәге» АҖ финанс хезмәтләре, 2022 елның 17 ноябре

Экспорт юнәлешле бизнес әлеге һәм башка ярдәм чараларына гаризаны МСП.РФ ның Цифрлы платформасында онлайн бирә ала.

Экспортерлар өчен түләүсез хезмәтләр һәм ярдәм чаралары турында консультацияне «Минем бизнес» үзәге телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International