Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы башланып киткәннән алып Республикада 3,8 млрд сумнан артык суммага 34 гариза тапшырылган. Ике гариза буенча барлыгы 250 млн сум бирелгән.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес инвестиция максатларына еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды. Тиешле карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Инвестиция максатларына 50 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр кредитлар эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, кунакханә бизнесы, транспорт белән ташу һәм логистика кече һәм урта предприятиеләре алырга мөмкин. Киметелгән ставка – урта бизнес өчен 3 %, кече һәм микробизнес өчен 4,5 %. Кредит бирүнең ташламалы чоры – 3 ел.
Кредитка гаризаны Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән 18 банкның берсендә гариза тапшырып бирергә, шулай ук КУЭ субъектларының Цифрлы платформасында бирергә мөмкин. Ташламалы программа 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә.
Федераль программада катнашучы банкларның, шулай ук ОКВЭД кодларының тулы исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.