Дүшәмбе, 19 сентябрьдә, Эшкуар йортында корпоратив культурасы нигезләренә багышланган ачык бизнес-очрашу булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы Татарстан эшкуарларын ачык бизнес-очрашуда катнашырга чакыра.
Очрашуның темасы сыйфатлы сервис нигезләре буларак корпоратив культурасын төзү кагыйдәләре булачак. Чарада түбәндәгеләрне караячаклар:
• шәхси эмоциональ элемтә урнаштыру кораллары;
• сервис-дизайн;
• сервис сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган технологияләр;
• заманча юнәлешләр һәм корпоратив культура үзгәрүнең төп идеяләре
Спикер-эксперт – Шәрәфетдинова Галина, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый советлар әгъзасы.
Очрашу модераторы – маркетолог Диләрә Фәтхуллина. Гадәттәгечә, «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эксперты-юристы Алинә Закирова эшкуарлар белән юридик характердагы мәсьәләләрне тикшерәчәк.
Катнашу бушлай. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Эшкуарлар өчен булачак башка чаралар турында «Минем бизнес» үзәге телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып белергә була.