Киләсе уку елында Татарстанда урта мәктәп укучыларында эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү буенча тиңдәшсез программа эшли башлый. «Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программада республика шәһәрләре һәм районнарыннан 12 мең мәктәп укучысы катнашачак.
Проект мәктәп укучыларында эшкуарлык эшчәнлеге белән кызыксынуны ачыклауга һәм бизнес-лидерларның, эшкуарларның һәм новаторларның яңа буынын формалаштыруга юнәлтелгән. Программа укучыларга бизнес турында күзаллаулары офыгын киңәйтергә ярдәм итәчәк.
«Безнең максатчан аудитория – 5 – 7 сыйныф укучылары. Алар әле яңа гына өлкәнәя башлаган һәм тормышта нинди юл сайларга кирәклеге турында җитди уйлана башлаган балалар. Без аларның алда сайларга мөмкин булган юлларның берсе үз бизнесың икәнлеген аңлауларын теләр идек Безнең өчен креатив мохит, укучылар үзләрен эшкуарлар сыйфатында сынап карый алырлык шартлар булдыру һәм алар моның белән шөгыльләнергә телиләрме икәнлеген аңлау мөһим», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев.
Проектның уникальлеге Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре әзерләгән фундаменталь методологик нигезләүдән гыйбарәт. Өстәмә белем бирүнең яңа программасы урта мәктәптә эшкуарлыкка укыту нигезләрен салачак. Сентябрь ахырына кадәр аны укытучылар үзләштерәчәк. Мәктәп укучыларын эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтү эшен 200 педагог үз өстенә алырга тиеш.
Эшлекле уен форматында уку процессы үзе октябрь аенда башланачак. Дәресләрдә укучылар эшкуар портретын төзиячәкләр һәм махсус тест узачаклар, шулай ук алдан бизнес-план әзерләп һәм PR-кампанияне эшләп, үз проектларын тәкъдир итәчәкләр. Әлеге этапны үткәрү өчен, 12 000 катнашучы 60 кешедән торган төркемнәргә бүленәчәк. Бу этапта октябрьдән декабрьгә кадәр Казанда, Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 200 гә якын белем бирү чарасы үткәрергә кирәк булачак.
Эшлекле уенны уңышлы башкарып чыккан укучылар проектның киләсе этабында эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм гамәли күнекмәләренә тирәнтен өйрәнәчәкләр. Бу мәктәп компанияләрен булдыру буенча команда семинарлары булачак, ахырда катнашучылар үз проектларын эксперт-эшкуарларга тәкъдим итәчәк. Бу сынауны узган укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны мәктәп ярминкәсендә катнашу, ә аннары-бизнес-кейслар чемпионаты көтә.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 240 укучы көч сынашачак. Алар барысы да кабатланмас тәҗрибә алачак.
«Бу бик мөһим социаль миссия башкара торган проект. Безнең белем бирү системасы укучыларга кирәкле база белемнәрен бирә, әмма алар бу белемнәрне практикада ничек кулланырга кирәклеген һәрвакытта да аңламый. «Мәктәп бизнес-старты»нда катнашучылар проектлар булдыруга этәргеч алачак, үзләрен үз тормышларын төзүчеләр итеп хис итәр дип өметләнәбез. Аларның кайберләре эшкуар булмаса да, һәр кыз яки егет командада эшләү буенча бик кыйммәтле тәҗрибә алачак, үз карарлары өчен җавап тотарга өйрәнәчәк. Укучылар җитәкчеләр, башкаручылар күнекмәләрен алачаклар, аралашудагы кыенлыкларны җиңәргә өйрәнәчәкләр, чөнки командада барысы да үзара бәйләнгән», – дип саный Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
«Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.