«Цифрлы һөнәрләр» программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, аның кысаларында дәүләт финанс ярдәме белән өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин. Проект «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында тормышка ашырыла.
2022 елда укыту иң кирәкле 9 программа буенча онлайн форматта, әйдәп баручы федераль спикерларны җәлеп итеп, курслар тыңлаучыларына ярдәм итүнең инновацион платформасын һәм тыңлаучыларны укытуны уңышлы тәмамлау өчен автоматлаштырылган ярдәмчеләр кулланып үткәрелә. 2022 елда «Цифрлы һөнәрләр» программасында катнашу өчен гражданнарның аз якланган категорияләрен укыту мөмкинлеге бирелә, аерым алганда:
Түбәндәгеләр тулысынча бушлай уку узарга мөмкин:
- инвалидлар;
- мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр.
75 % ташлама белән:
- 3 яшькә кадәрге балалары булган хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк ата-аналар;
- мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаган эшсезләр.
50 % ташлама белән:
- 3 яшькә кадәрге балалары булган хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан югарырак ата-аналар;
- югары уку йортлары, техникум һәм көллият студентлары;
- бюджет оешмалары хезмәткәрләре;
- хезмәт хакы төбәк буенча уртачадан түбәнрәк булган гражданнар.
Проектның максаты: Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 16 яшьлекләрнең социаль киеренкелеген киметү, югарыда санап үтелгән гражданнарга ярдәм итү, цифрлы икътисад шартларында Россия Федерациясенең өстенлекле тармакларын үстерү буенча кирәкле югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү моделен апробацияләү һәм масштаблау. Өстенлекле тармаклар исемлеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы белән билгеләнгән.
Өстенлекле программалар исемлеге:
Уку өчен гаризаны https://nti-center.ru/prof2022f сылтамасы буенча бирергә мөмкин.