КУЭ Корпорациясе һәм ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы эшкуарлык бергәлеге белән ачык диалог үткәрәчәк

2022 елның 23 августы, сишәмбе

2022 елның 31 августында Казанда КУЭ Корпорациясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, агымдагы шартларда бизнес очраша торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, төбәк эшкуарлары белән ачык диалог үткәрәчәк. Чара статс-секретарь – КУЭ Корпорациясе Генераль директоры урынбасары Наталья Коротченкова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узачак.

Түгәрәк өстәл төрле тармакларның, төрле тармак бизнесының торышы, эшкуарлыкка ярдәм итүнең гамәлдәге инструментлары, фаразлар һәм перспективалар буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.

Статс-секретарь – КУЭ Корпорациясе Генераль директоры урынбасары Наталья Коротченкова эшкуарларга бизнеска ярдәм итү чаралары, шул исәптән сервислар һәм дәүләт платформалары, финанс продуктлары турында, аерым алганда, кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү буенча кризиска каршы программа, поручительлекләрнең зонтиклы механизмы һәм башка финанс мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Моннан тыш, продукцияне сатуны оештыру, яңа тикшерелгән партнерлар, шул исәптән җитештерү секторы предприятиеләре өчен продукцияне импортка алыштыру буенча  эзләү актуаль тема булачак.

Шулай ук очрашу закон чыгару яңалыкларын тәкъдир итү мәйданчыгы булачак:

- КУЭ субъектларыннан сатып алулар һәм бизнеска административ йөкләнешне киметү өлкәләрендә;

- тикшерүләр үткәргәндә һәм ярдәм алганда эшкуарның хокукларын яклау ысуллары турында;

- җитештерүчеләрнең сәүдә челтәрләренә һәм эре сатып алучыларга керү мөмкинлеге, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең башка мөһим аспектлары турында.

Очрашу форматы спикерлар белән турыдан-туры диалогны һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуны күз алдында тота, бу эшкуарлык инициативасын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, республика предприятиеләренең потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу «Эшкуар йорты»нда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28. Башлана: 10:15 сәг.

Теләүчеләр шулай ук чарага онлайн форматта кушыла алалар. Трансляцияне ВКонтактеда Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының рәсми берлегендә карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International