2022 елның 25 августында Татарстан экспортерлары өчен «Халыкара исәп-хисапларны үткәрү проблемалары һәм аларны чишү юллары. Валюта законнары» дигән темага онлайн-семинар узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Экспортка ярдәм итү үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ нең Экспорт мәктәбе» өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы программасы буенча семинарлар сериясе дәвам итә.
Вебинарда түбәндәгеләр каралачак:
- агымдагы шартларда экспорт үзенчәлекләре;
- чит ил сатып алучылары белән исәп-хисап ясау, дус булмаган илләрдән контрагентлар белән исәп-хисап ясау вариантлары;
- РФ валюта законнарындагы актуаль үзгәрешләр (Россия Банкының 181-И инструкциясенә үзгәрешләр), КОАП 15.25 статьясында, РФ Президентының 2022 елның 8 августындагы 529 номерлы Указы.
Вебинарның спикеры: Мифтахетдинова Халидә – Удмуртия Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең валюта законнары өлкәсендә эксперты, РЭҮ экспорт мәктәбенең сертификатлы тренеры.
Вебинарда катнашу өчен гаризаны РФ КУЭ ның цифрлы платформасы аша бирергә кирәк. Тоташтыру өчен сылтама анкетада күрсәтелгән почтага киләчәк.
Сораулар туганда, +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) телефонына шалтыратып, Тимур Хановкамөрәҗәгать итәргә.
Бу һәм башка сораулар буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.