Интернет-сәүдә бизнес үсешенә ничек ярдәм итүе турында Эшкуар йортында фикер алышачаклар

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының министрлык карамагындагы «Минем бизнес» үзәге һәм «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы республика эшкуарларын интернет-сәүдә мөмкинлекләренә һәм перспективаларына багышланган ачык очрашу-диалогта катнашырга чакыра.

«Электрон сәүдә үзәге» КБАО эксперты һәм башкарма директоры Инесса Яруллина бүген бизнес өчен интернет-сәүдәне ача торган мөмкинлекләр турында сөйләячәк.

«Электрон коммерция үсешенең төп драйверы – сатып алучыларның һәм сатып алуларның оффлайн-сегменттан e-commerce га күчүе һәм күпчелек очракта эре онлайн-уенчыларның танылуы һәм популярлыгы һәм аларның отышлы тәкъдимнәре.  Һәм бу күчеш бизнес өчен киң географияле яңа сату каналын ачып, бик тиз үсә, хәтта ваклап сату базары кыскарган чорда да – бу хакта эшкуарларыбызга сөйләү бик мөһим», – дип билгеләп үтте ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Очрашуның темасы – челтәрдә сату каналлары, уңышлы сәүдә итү өчен товарны һәм хезмәтләрне отышлы тәкъдир итү, оптималь онлайн-мәйданчыкны сайлау, маркетейсларга чыкканда бизнес өчен ярдәм итү чаралары. 

«Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсының өстәмә эксперты, юрист Алинә Закировачелтәрдә сәүдәне җайга салуның юридик аспектлары һәм нормалары турында сөйләячәк. 

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» Үзәге, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» МКК КБО.

Очрашу 2022 елның 16 августында 10:00 сәгатьтән 11:30 га кадәр «Эшкуар йорты»нда Петербург ур., 28 адресында узачак. Чарада катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. 

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге бизнес өчен түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә:

  • Ozon, Wildberries, KazanExpress, Aliexpress или Яндекс.Маркет маркетплейсларына чыгу – хезмәт КУЭ субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез нигездә күрсәтелә;
  • КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен маркетплейсларда эшләү өчен хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү шулай ук түләүсез нигездә;
  • «Идеядән сатуга кадәр» укыту онлайн-форумы» программасы - форум-марафон Ozon маркетплейсы белән эшләүгә багышланачак һәм 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр узачак – КУЭ субъектларына да, физик затларга да катнашу бушлай һәм һәркем өчен мөмкин.

Хезмәт күрсәтүгә гаризаны сылтамабуенча бирергә мөмкин.

Бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында консультацияне түбәндәге элемтә каналлары буенча алырга мөмкин:

«Минем бизнес» Үзәгенең кайнар линиясе +7 (843) 524-90-90;

Бизнес өчен КФҮ (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат);

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International