Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышында катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты хупланды, ул Иннополис шәһәрендә салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм арттыру максатларында тышкы факторларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен арттыру буенча өстәмә чаралар сыйфатында эшләнде.
Закон проекты белән компьютер программасы белән тәэмин итү һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен билгеләнгән киметелгән салым ставкаларын өч елга озайтырга, шулай ук керемнең бусага кыйммәтләрен икътисади эшчәнлекнең әлеге төрләрен гамәлгә ашырудан кимендә 90 % тан 70 % ка киметергә тәкъдим ителә.
Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 өлешенең 81 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Россия Федерациясе субъектларына салым салуның патент системасы кулланыла ала торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегенә, Икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия классификаторында һәм Гомумроссия продукция классификаторында каралган эшчәнлек төрләрен кертү хокукы бирелде.
Шулай итеп, «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 09 мартындагы 47-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Федераль законы белән кыйммәтле металл (шул исәптән зәркән эшләнмәләрен җитештерү һәм сату) белән бәйле зәркән тармагында махсус салым режимнарын (салым салуның гадиләштерелгән системасы, патентлы салым салу системасы) куллану тыела.