Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Экспортка ярдәм итү үзәге Экспорт мәктәбе белән берлектә эшкуарларны «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнашырга чакыра.
«Экспорт форсажы» акселерация белем бирү программасы экспортерларга дәүләт ярдәменең уникаль инструментларына өйрәтү, остазлык һәм керү хисабына КУЭ өчен чит ил базарларында үз урынын киңәйтү һәм чыгу мөмкинлеген ача.
Программа 2 база компонентыннан тора:
Программа яңа эш башлаучы экспортерлар һәм чит илләрдә эшләү тәҗрибәсе булган, әмма экспорт географиясен киңәйтергә, товар әйләнеше күләмен арттырырга яки яңа продукт белән чит ил базарына чыгарга ниятләгән кешеләр өчен билгеләнгән.
Дәресләр интерактив режимда остазлар һәм трекерлар ярдәме белән уза. Программада катнашу бушлай. «Экспорт форсажы» программасына кертелгәннән соң ел дәвамында төбәк эшкуарлары тышкы сәүдә контрактлары төзи алачаклар.
Катнашу өчен Цифрлы платформада https://мсп.рф/ теркәлергә һәм чарага язылырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән, катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк.
Фондның әлеге һәм башка эшкуарларга белем бирү программалары, шулай ук КУЭ га һәм үзмәшгульләргә гамәлдәге ярдәм чаралары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча консультация алырга мөмкин:
Акселерация программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.