Татарстан эшкуарларын һәм үзмәшгульләрен маркетплейсларда бизнесны үстерергә өйрәтәчәкләр

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыкарамагындагы «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Маркетплейслар белән эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» дигән бушлай онлайн-курс башлап җибәрде. 2022 елда түләүсез белем алу мөмкинлеге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләренә генә түгел, ә үзмәшгуль татарстанлыларга да бирелә.

Белем бирү программасы узган елда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнде һәм эшли башлады һәм товарларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле таныту һәм маркетплейсларда эшне автоматлаштыру өчен «аккаунт-менеджер» һөнәренең гамәли күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. 2022 елда 300 дән артык катнашучы белем бирү курсы узды.

Курс «Синергия» университеты белән берлектә оештырылды һәм кече һәм урта бизнес милекчеләренә, КУЭ субъектлары вәкилләренә һәм үзмәшгуль гражданнарга файдалы булачак.

Семинарлар онлайн-форматта узачак, анда катнашучылар бер-бере белән уртак чатта аралаша, тәҗрибә уртаклаша һәм алга таба эшләү өчен файдалы танышулар таба алачак.

Эшкуарларны Wildberries, OZON, AliExpress Russia, Яндекс.Маркет, Lamoda, СберМегаМаркет, Flowwow мәйданчыклары белән эшләү буенча экспертлар укытачак. Спикерлар e-commerce Россия базарының актуаль трендлары турында сөйләячәкләр, аудиторияне күрсәтелгән маркетплейсларның үзенчәлекләре белән таныштырачаклар һәм бизнес профильләре өчен релевант мәйданчыкны билгеләргә өйрәтәчәкләр. Укуларның нәтиҗәсе яңа сату каналы аша бөтен ил буенча нәтиҗәле сату булачак.

Укулар тәмамланганнан соң КУЭ вәкилләре –квалификация күтәрү турында таныклык, үзмәшгуль гражданнар белем бирү программасын тәмамлау турында сертификат алачак. 

«Маркетплейслар белән эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» онлайн-курсына гаризаны маркетплейсы116.рф сайтында калдырырга мөмкин. Белем бирү программасына гаризалар 2022 елның 5 августына кадәр кабул ителә.

Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» Үзәге, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» МКК КБО.

Фондның әлеге һәм башка белем бирү программалары, шулай ук гамәлдәге ярдәм чаралары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча консультация алырга мөмкин:

•          «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе +7 (843) 524-90-90;

• Бизнес өчен КФҮ (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).

•          ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International