Россия Икътисади үсеш министрлыгы 1764 ташламалы кредит бирү программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыкты, ул пилот режимында гамәлдәге 2 программаны – Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе кредит бирүне стимуллаштыру программасын («ПСК» программасы) һәм 1764 ташламалы кредит бирү программасын берләштерергә мөмкинлек бирә.
Программаларны берләштерү эшкуарлар өчен кредитлар буенча ставкаларны 5 % ка кадәр урта һәм 6,5 % ка кадәр – микро һәм кече компанияләр өчен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Берләшкән программаның операторы – КУЭ Корпорациясе.
Шартлар нигезендә, кредитлар бары инвестиция максатларына гына биреләчәк: 200 млн сумга кадәр — микропредприятиеләр өчен, 500 млн сумга кадәр — кече һәм 1 млрд сумга кадәр — урта предприятиеләр өчен.
Республика эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Аның белгечләре бушлай нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкка гариза җибәрергә ярдәм итәчәк.
Консультацияне +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып алырга була.