Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Социаль предприятиеләр исемлегенә кертү өчен, эшкуарлардан ел дәвамында гаризалар кабул итә. Алынган гаризалар ведомствоара комиссия каравына керә.
Комиссиягә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасына керүче дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керә.
«Социаль предприятие» статусын социаль яклауга мохтаҗ категорияләрдәге гражданнарны эшкә урнаштырган яисә шундый гражданнар җитештергән товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) сатучы, яки мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатучы эшкуарлар, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр, барыннан да элек, балаларның ялын, сәламәтләндерүне һәм үсешен тәэмин итүчеләр, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар ала ала.
Исемлеккә кертү предприятиеләргә дәүләт финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген ача.
Шул исәптән, 2022 елда социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр өстәмә грант ярдәме каралган. Бушлай алынган акчаларны теләсә нинди нигезле эшкуарлык максатларына, шул исәптән биналарны арендалауга һәм ремонтлауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һ. б. юнәлдерергә мөмкин.
Шулай ук социаль предприятиеләр еллык 4,5 % белән 5 млн сумга кадәр ташламалы финанс ярдәме алырга мөмкин.
Өстәмә рәвештә социаль эшкуарларның эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган тематикалы күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашуын, «Социаль эшкуарлык» продукты буенча лизинг ярдәмен оештыру мөмкинлеге каралган.
Консультацияләр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәгендә (fpprt.ru) – Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт.18 каб.; (843) 222-90-60 (доб. 102) телефоны аша үткәрелә.
республика эшкуарлары башка ярдәм чаралары буенча консультация сорап «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.