Дәүләт Думасы Россия IT-тармагын үстерүне стимуллаштыруга салым ярдәме чараларын үз эченә алган закон кабул итте.

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Документ программа белән тәэмин итү һәм Россия софтының Бердәм реестрына кертелгән мәгълүматлар базаларын, шулай ук Россия Радиоэлектрон продукциясенең Бердәм реестрына кертелгән төп чаралар объектларын урнаштыру, тест үткәрү, адаптацияләү һәм модификацияләү өчен түләү чыгымнары буенча инвестиция салым тотып калынуын билгели. Чигерү шундый софт, мәгълүматлар базасы һәм объектларга хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрне укытуга киткән чыгымнар буенча да биреләчәк.

Амортизацияләнә торган мөлкәт бәясен билгеләгәндә Россия радиоэлектрон җиһазлары, софт һәм ясалма интеллект өлкәсенә караган мәгълүматлар базалары сатып алу чыгымнарына 1,5 тән арткан коэффициент билгеләнә.

Электрон (радиоэлектрон) продукция, электрон компонентлар базасын, шулай ук мондый база өчен материаллар һәм технологияләр (Россия Хөкүмәте раслаган исемлек буенча) эшләүче оешмалар өчен табышка салым киметелә: федераль бюджетка ставка – 3 %, төбәк бюджетларына – 0 %. Шундый ук ставкалар мондый продукция һәм компонент базасын җитештерүчеләр өчен дә гамәлдә булачак.

Үз электрон компонентларын һәм эшләнмәләрен эшләүче һәм чыгаручы оешмаларга да иминият кертемнәренең түбәнәйтелгән тарифларын (7,6 %) куллану хокукы бирелә. Өстәвенә, алар өчен хезмәткәрләр саны буенча шарт төшереп калдырыла, ә тиешле хезмәтләрне (эшләрне) реализацияләүдән кергән керемнәр өлеше буенча таләп мондый оешма керемнәренең гомуми суммасында 90 % тан 70 % ка кадәр кими.

Моннан тыш, генетик технологияләр үсешенә бәйле чыгымнарга карата төбәкләргә шундый чыгымнар суммасыннан 42,5 % күләмендә инвестицион салым чигерүен кертү хокукы бирелә. Шул ук вакытта табышка салымның федераль өлеше мондый чыгымнардан 7,5 % ка кимергә мөмкин.

Закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керергә тиеш, ә әлеге нормалар 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, ягъни кире көчкә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International