Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды «АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Санкция басымы шартларында гамәлдәге федераль һәм республика чаралары турында Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәге башлыгы Илнур Мутыков сөйләде.
Масштаблы агросәнәгать форумында бөтен Россиядән 400 гә якын компания катнашты. Алар авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен төргәкләү буенча үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмә гадәттәгечә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле чараларны берләштерде.
«Россельхозбанк» АҖ түгәрәк өстәлендә Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәге башлыгы Илнур Мутыков чыгыш ясады. Үзенең докладында ул ташламалы кредит бирү программалары һәм санкцияләр шартларында ярдәм чараларын күзәтергә, тикшерүләр яки ярдәм алганда хокук бозу турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган яңа сервислар турында сөйләде. Ул шулай ук кредит буенча залог белән тәэмин ителеш булмау яки җитмәү очрагында аграрийлар республиканың Гарантия Фондына мөрәҗәгать итә алалар, дип искәртте. Фонд арсеналында Татарстан бизнесының төрле категорияләре өчен, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм экспортерлар өчен 10 нан артык гарантия продуктлары бар.
«Ярдәм-2022» һәм «Авылда эшмкуарлык» продуктлары аеруча актуаль. Алар буенча Фондның максималь поручительлек суммасы 70 һәм 5 млн сумга җитә. Ике продукт буенча да түләү ставкасы минималь кыйммәтенә 0,5 % ка кадәр киметелгән, шулай ук түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Республика эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Аның белгечләре түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга гариза җибәрергә ярдәм итәчәк.
Үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.