ТР Икътисад министрлыгында Милли рейтинг күрсәткечләрен яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында республика икътисад министры урынбасары Динар Шакиров рәислегендә Инвестиция климаты торышының милли рейтингының аерым күрсәткечләре буенча киңәшмә узды. Утырыш тармак министрлыклары катнашында узды.

Киңәшмә кысаларында катнашучылар гамәлдәге «юл карталары» чараларын үтәү буенча башкарылган эшләр һәм рейтинг күрсәткечләрен яхшырту өлешендә аларның нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр. Шулай ук рейтингның лидер-төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәләре буенча күрсәткечләрне яхшырту өчен үз тәкъдимнәрен керттеләр. 

«2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Инвестиция климаты торышының милли рейтингында 2 нче урынны саклап кала алды. Элегрәк рейтинг 44 күрсәткеч нигезендә төзелгән иде, быел – 67 күрсәткеч нигезендә. 25 яңа күрсәткеч барлыкка килде», – дип билгеләп үтте Динар Шакиров.

Киңәшмәдә милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую, эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү буенча хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү, газүткәргечкә тоташтыру, эшкуарлар өчен хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International