Милли үсеш максатларына ирешүдә дәүләт һәм бизнесның стратегик партнерлыгы турында Эшлекле даирәләр саммитында фикер алышачаклар

2022 елның 8 июле, җомга

2022 елның 12 июлендә Цифрлы Эшлекле Киңлектә (Мәскәү, Покровка, 47) ел саен үткәрелә торган «Көчле Россия» Эшлекле даирәләр саммиты узачак.

Саммит дәүләт, Россия фәне, бизнес партнерлыгы мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм нәтиҗәле эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Саммитның төп темасы – «Россия икътисадын үзгәртеп кору: стратегик милли өстенлекләр».

Чара программасында түбәндәгеләр урын алган: Россия икътисадының өстенлекле тармакларын үстерү перспективаларына багышланган пленар утырыш, тармак һәм тематик сессияләр, күргәзмә экспозициясе зонасы эше, В2В һәм В2G эшлекле очрашулары, хокукый һәм финанс мәсьәләләре буенча индивидуаль һөнәри консультацияләр, яңа партнерлык килешүләре төзү.

Саммитта катнашу өчен, https://forms.gle/xtVLznsT9tzXgbGZ9сылтамасы буенча алдан теркәлү узарга кирәк.

Чара программасы белән тулырак https://www.sdkrussia.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International