Икътисад министрлыгында санкцияләр шартларында Татарстан таможнясы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан таможнясы, тармак министрлыклары, система барлыкка китерүче предприятиеләр вәкилләре катнашында санкция басымы шартларында таможня белән хезмәттәшлек итү буенча предприятиеләрдән кергән мәсьәләләр буенча икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы узды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, фикер алышу предприятиеләрнең технологик процессларын өзүгә юл куймау, физик затлар тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләренең җитештерү максатлары өчен билгеләнгән товарларны керткәндә таможня кагыйдәләрен бозуларны минимальләштерү максатларында үткәрелә.

Утырыш кысаларында Татарстан таможнячылары чит илләрдән сәнәгать өлкәсендә куллану өчен кертү белән шөгыльләнүче предприятиеләр тарафыннан товарларны декларацияләү турында сөйләделәр.

Читтән торып элемтә буенча утырышта катнашкан предприятиеләр таможня хезмәте вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. 

Шулай ук тармак министрлыклары вәкилләре Татарстан Республикасы предприятиеләренең Федераль ярдәм чараларында катнашуы, тармаклар буенча агымдагы вәзгыять, баланс комиссияләренең эш нәтиҗәләре, 2023 елга һәм 2024 – 2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында хисап тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International