25 июнь – Уйлап табучылар һәм рационализатор көне

2022 елның 25 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Уйлап табучылар һәм рационализатор көне белән котлыйм! 

Без, чыннан да, үзебезнең интеллектуаль капиталны булдыручы, технологияләр үсешенә, предприятиеләрнең һәм илебез сәнәгатенең көндәшлелек сәләтен арттыруга саллы өлеш кертүче кешеләр белән горурланабыз. Икътисад үсеше фәнни-техник прогресс дәрәҗәсенә бәйле, аның чараларының берсе – техник иҗат, уйлап табу һәм рациональләштерү.

Хезмәт сөючәнлегегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең иҗади энергиягез алга таба да фән сыешлы продукция һәм технологияләрне базарда актив рәвештә танытуга, көндәлек тормышка инновацияләр кертүгә ярдәм итәр дип ышанам.

Кадерле уйлап табучылар һәм рационализаторлар, сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, иҗади илһам, яңа казанышлар һәм ачышлар телим!

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International