Татарстанлыларны тормышка сәләтле бизнес-идеяләр булдырырга өйрәтәчәкләр

2022 елның 24 июне, җомга

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге июнь ахырында «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» дигән бушлай тренинг үткәрәчәк, анда республика эшкуарларына иң яхшы һәм иң табышлы бизнес-идеяне сайларга ярдәм итәчәкләр.

Спикер – Нина Миронова – КУЭ Корпорациясенең сертификатлы бизнес-тренеры. Ул иң кулай һәм тормышка сәләтле бизнес-идеяләрне сайлау критерийлары турында сөйләячәк.

Тренер катнашучыларны бизнес өчен идеяләр эзләү чыганакларын билгеләргә һәм аларның ныклыгын тикшерергә, булырга мөмкин барлык куркынычларны бәяләргә һәм йомшак якларын табарга, шулай ук проектны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген һәм табышлылыгын бәяләү инструментларын формалаштырырга өйрәтәчәк.

Бушлай тренинг 28 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28.

Марафонга МСП.РФ ның Цифрлы платформасы аша теркәлергә мөмкин. «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International