Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында тармак министрлыклары катнашында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары тармак буенча 2023 елга һәм 2024 – 2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсеш фаразын формалаштыру мәсьәләсен карады.
2023 – 2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразын формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тармак министрлыклары белән берлектә республиканың муниципаль берәмлекләре үсеше фаразларын һәм предприятиеләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фараз күрсәткечләрен карау буенча күчмә утырышлар уздырды.
Предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр һәм тармак министрлыкларының фараз параметрлары республика үсешенең уртача сроклы фаразын эшләү өчен нигез булып тора, дип билгеләп үтелде.
Утырыш барышында тармак министрлыклары вәкилләренең 2023 – 2025 елларга кураторлык итә торган тармакларының үсеш фаразлары турында докладлары тыңланды. Икътисад министрлыгында 2023 елга һәм 2024 – 2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсеш фаразын формалаштыру өлешендә барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең координацияләнгән эшен тәэмин итү зарурлыгына басым ясадылар.