Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы сентябрьдә узачак

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 – 24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясе астында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты катнаш форматта (турыдан-туры һәм онлайн) Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын үткәрә.

Форумның максаты – цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә продуктларны эшләү, гамәлгә кертү һәм коммерция ягыннан таныту тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Форумның төп тематик юнәлешләре:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

– Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

– Цифрлы индустрия 4.0;

– Яңа вакыт киберкуркынычсызлыгы;

– Финанс технологияләре экосистемасы;

– Бизнеска кушылган инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр;

Форумда катнашу өчен цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.

Форум чараларында катнашу шартлары, теркәлү алгоритмы, фәнни мәкаләләр һәм презентацияләр бастырып чыгару турында мәгълүмат, шулай ук Kazan Digital Week-2021 материалларының тулы архивы форум сайтында урнаштырылган kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com һәм https://kazandigitallegends.com

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International