17 июньдә ПХИФ'22 кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Ил икътисады үсешен тулаем тоткарлый торган кайбер тышкы макроикътисади факторларга карамастан, Татарстан кабат инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа инструментларын эшләтеп җибәрү өчен шартлар тудыру буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Республика башкала регионыннан – Мәскәү шәһәреннән соң ук рейтингның икенче баскычын алды.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ел саен төбәк хакимиятләренең бизнесны нәтиҗәле алып бару һәм инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән тырышлыкларын бәяли. Рейтинг, гадәттәгечә, узган елга нәтиҗә ясый. Методология идарә инициативаларының төрле юнәлешләрен исәпкә ала: бизнеска аның теләсә кайсы этапларында ярдәм итү өчен институтларны һәм инфраструктураны үстерү, инвесторлар өчен мәгълүматның дөреслеге һәм тулылыгы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге, җайга салу мохитен камилләштерү, шулай ук бизнес өчен ярдәмнең үтемлелеге һәм нәтиҗәлелеге.
"Инвестицияләр өчен көрәштә төбәкләрнең төп көндәшлекле өстенлеге – инвестпроектны уңышлы эшләтеп җибәрү өчен кирәкле карарларны гамәлгә ашыру тизлеге. Бу инфраструктура һәм ресурслар белән тәэмин итүгә, барлык административ процедураларны узу тизлегенә кагыла. Безнең республика күрсәтелә торган хезмәтләрдән бизнесның канәгатьлек дәрәҗәсен ачыклау, аларны сыйфатлы яхшырту, бизнесның көткәннәре һәм запрослары нигезендә, тикшерелгән процедуралар кысаларында төгәл билгеләнгән срокларда хезмәт күрсәтүләрнең һәм чараларның үтемлелеген гарантияләүче шартлар булдыру буенча өзлексез методик эш алып бара», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Пандемиянең икенче елы булуга карамастан, 2021 елда Татарстан Республикасында төп капиталга инвестицияләр күләме 683,3 млрд сум тәшкил итте, бу 2020 ел белән чагыштырганда 105,5 % үсеш темпын тәшкил итә.
2021 елда бизнеска ярдәм итү өчен Татарстанда COVID пандемиясе таралу шартларында финанс һәм финанс булмаган ярдәм программалары комплексын үз эченә алган 2 чара пакеты гамәлгә ашырылды, аны 34 меңнән артык КУЭ субъектын алды, гомуми суммасы 3,5 млрд сум тәшкил итә. Вакытында күрелгән чаралар кече һәм урта бизнес предприятиеләре өлешен, нәтиҗә буларак, эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан ачылган эш урыннарын арттыруга ярдәм итте.
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республикада бизнеска административ басымны киметү буенча актив эш алып барыла – контроль-күзәтчелек тикшерүләре үсешенә йогынты ясаучы факторларга анализ ясалды, ачыкланган куркынычларны бетерү буенча чаралар эшләнде, профилактик алым кулланыла, шуның нәтиҗәсендә җәзаларның гомуми санына карата кисәтүләр динамикасы артты. Нәтиҗәдә, Татарстан бизнеска басым аз булган ил субъектлары рейтингында 60 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелде.
Татарстан региональ инвестицион стандартны гамәлгә кертү буенча пилот төбәк булды. Республикада яңа инвестицион проектларга ярдәм итү системасының барлык биш элементы расланды һәм гамәлгә кертелде. Бу инвестицион проектларны һәм инвесторларның хокуклары гарантияләрен тормышка ашыру өчен кирәк булган барлык документларны – инвесторларның гамәлләр алгоритмын, инвестиция декларациясен һәм төбәкнең инвесткартасын берничә ишарә белән туплау мөмкинлеген тудырды.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру динамикасын шактый яхшыртты. Төбәк Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан формалаштырылган дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү дәрәҗәсе буенча ил субъектлары рейтингында 61 нче позициядән 6 нчы позициягә күтәрелде. Рейтинг хакимият органнары эшен, шул исәптән аларның инвесторлар өчен ачыклыгын, консультация һәм финанс ярдәме күрсәтергә әзерлеген бәяли, бу шулай ук Татарстанда дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсен норматив-хокукый яктан тәэмин итү һәм институциональ мохитнең сыйфатлы трансформациясе турында сөйли.
Шулай ук республика бизнеска ярдәм итү һәм хезмәтләр күрсәтү чаралары эчендә бизнес-процессларны оптимизацияләү буенча актив эшчәнлек алып бара, цифрлы сервисларны модернизацияли, эшлекле җәмәгатьчелекнең читтән торып дәүләт хезмәтләренә һәм процедураларга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, аларны алу вакытын кыскартырга һәм ведомствоара бәйләнешләрнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган яңа технологик карарлар эшли.
Белешмә өчен:
Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы – 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Рейтинг төбәкләрдә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыгын бәяли. Күрсәткечләрнең төп өлеше төбәк эшкуарлары арасында үткәрелгән сораштырулардан чыгып формалаша. Методологияне эшләгәндә инвестицион климатны бәяләүнең гамәлдәге илебез һәм халыкара рейтингларның һәм башка механизмнарның тәҗрибәсе исәпкә алынган. Рейтинг күрсәткечләре системасы инвестицион климат торышын бәяләүгә юнәлдерелгән иң яхшы дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән.