Татарстанда бизнес өчен микрофинанс продуктлары буенча процент ставкасын киметтеләр. Үзгәрешләр инициаторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Бу аның республика эшкуарларыннан кергән теләкләргә һәм Россия Федерациясе Үзәк банкының төп ставкасы кимүгә җавабы. Россия эшкуарлыгы көненә багышланган эшкуарлар белән узган очрашуда әлеге башлангыч Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан хупланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Хөкүмәте элегрәк тә, 2022 елның апрелендә санкция басымына җавап итеп, республика чаралар пакетын формалаштырганда процент ставкалары күләмен саклап калды һәм 20 пунктка кадәр күтәрелгәнче гамәлдә булган Россия Үзәк банкының төп ставкасы күләменә тиңләштерде. РФ Үзәк банкы ставкасының кичәге кимүе микрозаймнар шартларын яңадан карарга һәм аларны алучылар өчен тагын да отышлырак итәргә мөмкинлек бирде.
«Агымдагы икътисади шартларда ташламалы микрофинанслау ярдәм итүнең иң кирәкле чараларының берсе булып кала бирә, ул бизнеска һәм үзмәшгульләргә үсәргә, җитештерүне модернизацияләргә һәм киңәйтергә, үз акчаларын җәлеп итмичә, эш урыннарын булдырырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Без, үз чиратыбызда, микрозаймнар шартларын эшкуарларыбыз өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм кулай итү мөһим икәнлеген аңлыйбыз, алар белән даими элемтәдә торабыз һәм тәкъдимнәрне исәпкә алабыз», – дип билгеләп үтте икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Үзгәрешләр иң танылган «Содействие» микрофинанс продуктларына кагыла, биредә ставка елына 13,5 % тан 9 % ка кадәр киметелгән, программа алучыларның максималь киң даирәсенә исәпләнгән һәм 2 елга 5 млн сумга кадәр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. «Импортны алмаштыру» – шартларны йомшарткан тагын бер продукт, аның буенча ставка 9 % тан 7 % ка кадәр киметелгән. 5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка микрозайм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү өлкәсеннән КУЭ субъектларына дустанә булмаган илләрдә җитештерелә торган товарларны, чималны һәм материалларны алмаштыруны эзләү өчен туры килә.
Хәзер ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды портфелендә 0,1 % тан 9 % ка кадәрле процент ставкасы белән 6 микрофинанс продукты бар. Микрозаймнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый. Быел республика финанс ярдәме күләме ярты миллиард сумнан артып китте инде.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.