КУЭ корпорациясе «Ел экспортеры – 2022» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә. Анда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала. Гаризалар 8 июльгә кадәр кабул ителә. Катнашу бушлай.
Быел конкурста өч яңа номинация барлыкка килде: «Җаваплы экспортер (ESG)», «Иң яхшы экспортер-хатын-кыз» һәм «Иң яхшы яшь экспортер-эшкуар». Алар халыкара сәүдә өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклап кына калмыйча, бизнес алып баруның заманча алымнарын да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
2022 елда «Ел экспортеры» премиясе 19 номинациядә тапшырылачак: алты төп (КУЭ һәм эре бизнес өчен аерым) һәм биш өстәмә
(компаниянең күләменә карап) номинациядә.
Төп номинацияләр:
Моннан тыш, премиягә дәгъва кылучы һәркем өстәмә номинацияләрдә катнашу өчен гариза бирә ала:
«Ел экспортеры» җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләү ике этапта уза: беренчесе республика дәрәҗәсендә узачак, аннары төбәк этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган компанияләр арасыннан илнең иң яхшы экспортерлары сайлап алыначак.
Катнашу өчен гаризаны http://awards.exportcenter.ru/anketa/?utm_medium=news&utm_campaign=delo4_news_exporter_goda_22 сылтамасы буенча электрон анкета тутырып тапшырырга мөмкин.
Башлангыч этапта экспортерлардан бары тик бер документ – Салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) генә соратып алыначак.
Конкурс турында тулырак https://awards.exportcenter.ru/ сылтамасы буенча белергә мөмкин.
Конкурста Россия Федерациясе бюджеты каршында салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар, вакытында түләнмәгән бурычлары булмаган компанияләр катнаша ала. Премиягә чит ил юридик затлары, шулай ук устав капиталында офшор зоналарында теркәлгән чит ил юридик затларының катнашуы 50 % тан артып киткән юридик затлар тарафыннан гамәлгә куелган компанияләр дә дәгъва кыла алмый.
Белешмә өчен:
«Ел экспортеры» премиясе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан экспорт эшчәнлегендә аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен гамәлгә куелды. Конкурс йомгаклары буенча тапшырыла торган премия милли икътисадны ныгытуда һәм Россиянең конкуренциягә сәләтле продукциясен чит ил базарларына чыгаруда экспортерларның казанышларын дәүләт тарафыннан тану символы булып тора.