Татарстанда Россия эшкуарлары көнен киң колач белән билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

26 нчы майдан 29 нчы майга кадәр Татарстан Республикасында Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар комплексы планлаштырылган. Башкала халкы һәм кунаклары шәһәр урамнарында узачак бәйрәм программасына кушыла, мастер-классларда катнаша, опен-маркетта җирле җитештерүчеләр продукциясен сатып ала, татар кухнясы ризыкларыннан авыз итә һәм күңел ачу программасын карый алачак. Республика эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлый.

26 майда 13:00 сәгатьтә Петербург урамында Эшкуар йорты янында ачык һавада Татарстан эшкуарларының һәм үзмәшгульләрнең эшләнмәләреннән күргәзмә-сату эшли башлаячак. Бөтен республикадан 50 дән артык экспонент үз продукциясен – гаилә агач эше остаханәләре эшләнмәләреннән алып, Буа оекбашлары һәм фермер продуктларына кадәр тәкъдим итәчәк. Күргәзмәнең үзенчәлеге – милли колоритлы эшләнмәләр: бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар. Биредә иң яшь (8 яшьтән башлап) эшкуарларны да очратырга һәм аларның проектларына ярдәм итәргә мөмкин. Эчемлекләр һәм татар ашлары, стрит-кухня ашлары белән тәм-томнар зонасы аерым тәкъдим ителәчәк.

Эшкуар йортында 26 майда шулай ук эшлекле программага старт биреләчәк, аның кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак.

13:00 сәгатьтә илнең төрле төбәкләреннән һөнәри бизнес-спикерларыннан актуаль тематикага 4 мастер-класстан торган белем бирү программасы башланачак:

  • 13:00-14:30 «Ничек итеп нәтиҗәле планлаштыру системасын төзергә һәм стрессыз гына зур максатларга ирешергә» – Алексей Войтов, CISSA спикерлар ассоциациясе әгъзасы, «Kapibara Sushi» Халыкара Франчайзинг челтәренә нигез салучы.
  • 14:45-16:00 «Хәзерге заман лидерының үздисциплинасы» – Александр Яковлев, системалы бизнес төзү буенча эксперт һәм Курган өлкәсе ММА Федерациясен гамәлгә куючы.
  • 16:15-17:30 «Кризис чорында бизнес» – Алёна Енова, «Халыкара һөнәри туризм академиясе»нә нигез салучы, Санкт-Петербург Сәүдә-сәнәгать палатасы, туризм өлкәсендә эшкуарлык комитеты Рәисе урынбасары.
  • 17:45-19:00 «Бизнесның цифрлы моделе» – Александр Яковлев, системалы бизнес төзү буенча эксперт һәм Курган өлкәсе ММА Федерациясен гамәлгә куючы.

Мастер-классларга теркәлү өчен https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/2042942/ сылтамасы буенча кереп була.

16:00 сәгатьтән алып баручы Петербург урамында республика артистлары һәм музыкантлары катнашында кичке күңел ачу программасы башлануын хәбәр итәчәк.

Шулай ук 27-29 май көннәрендә Фәннәр академиясе янында 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үзмәшгульләр продукциясен сату-ярминкә эшләячәк. Түбән Кама, Алабуга, Алексеевск һәм башка районнардан 150 гә якын үзмәшгуль үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Чара кунаклары кулдан эшләнгән күчтәнәчләр – кайнатма, өйдә ясалган сыр, как, тәм-томнар һәм крафт сувенирлары –бизәнү әйберләре, күн, текстиль, таш, агач эшләнмәләр һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачак.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Бәйрәм программасын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды оештыра.

Исегезгә төшерәбез, Россия эшкуарлары көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә, бу Россия Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән календарьда беркетелгән яшь бәйрәм. Һөнәри бәйрәм Россия эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләренә, аның ил икътисадына керткән зур өлешенә игътибарны җәлеп итүгә, яңа проектлар һәм бизнес максатлары турында фикер алышу мәйданчыгына әйләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International