Республика эшкуарларына санкцияләр шартларында 25,3 млрд сумлык федераль һәм республика ярдәм чараларын алуга 2328 заявка хупланды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Кече һәм урта бизнес өчен кредит бирүнең дүрт ташламалы программасы эшли – КУЭ Корпорациясе һәм Россия Үзәк банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «ПСК Инвестиция»; РФ ҮБ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Оборотная», Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан башлап җибәрелгән «1764» кредит бирүне субсидияләү программасы; авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «1528» программасы буенча ташламалы кредит бирү каралган.
Кредитлар буенча ставкалар кече предприятиеләр өчен – елына 15 % тан, ә урта предприятиеләр өчен 13,5 % тан да югары түгел. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ставка 5% ка тигез.
Моннан тыш, эшкуарлар кредит каникулыннан һәм кредитларны реструктуризацияләүдән файдалана алалар.
Шул исәптән эшкуарлар кризиска каршы пакет кысаларында кабул ителгән 530 млн сумлык республика финанс ярдәм чаралары алдылар. Хәзер 7 микрофинанс программасы тормышка ашырыла. Ташламалы программалар буенча ставкалар 0,1 % тан 13,5 % ка кадәр тәшкил итә.
Ташламалы кредитларга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Республика эшкуарлары, барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен, 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.