Россиянең барлык гражданнары да Контроль төрләренең бердәм реестрын карый ала. Хәзер теләгән һәркем – физик зат, шәхси эшкуар, юридик зат – ervk.gov.ru сайтына керә ала һәм Контроль төрләренең бердәм реестрында аны кызыксындырган төр хакында мәгълүмат таба ала.
Конкрет контроль төрен һәм контрольдә тотылучы затны сайлап, тикшерүне кем үткәрүен, нәрсәнең контроль предметы булып торуын, контролерларның нинди чаралар үткәрергә хокуклы, ә нинди чара үткәрергә хокуксыз икәнен белергә мөмкин.
Шулай ук Контроль төрләрең бердәм реестрында объектларның куркыныч категорияләре буенча ни рәвешле бүленүе (тикшерүләр сирәгрәк үткәрелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк), контроль органының конкрет төре кысаларында нинди куркынычлык индикаторлары кулланылуы, контроль органы контактлары турында мәгълүмат алырга була.
Исегезгә төшерәбез, Контроль төрләренең бердәм реестры 2021 елның июлендә контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге реформасы кысаларында оештырылды һәм аңа федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге контрольнең барлык төрләре дә кертелде. Элегрәк әлеге реестрга контроль органнары җитәкчеләре һәм контролерлар гына керә иде.