Россиянең кече һәм урта бизнесыннан 4,5 меңгә якын вәкил 2022 елның I кварталында гарантия һәм поручительлек өчен кредит акчаларын алган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 50 % ка артык. Татарстан Республикасы гарантия ярдәме алучылар саны буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә.
Шул ук вакытта кредит алучыларның гомуми саныннан 95 % ын кече һәм микробизнес вәкилләре тәшкил итә (32 % һәм 63 %).
Беренче кварталда гына да илнең кече һәм урта бизнесы, КУЭ корпорациясе, региональ гарантия оешмалары һәм КУЭ Банк гарантияләре һәм поручительлекләре механизмнарын кулланып, барлыгы 98,7 миллиард сум кредит акчасын җәлеп итте.
Ярдәм алучылар саны буенча лидер-төбәкләр: Мәскәү, Краснодар крае, Татарстан, Кырым һәм Санкт-Петербург. Иң күп гарантия һәм поручительлекләр алучылар арасында эшкәртү производстволарындагы, авыл хуҗалыгындагы бизнес, кунакханә өлкәсе һәм җәмәгать туклануы вәкилләре.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы, кредит алу өчен залог җитмәгән яки булмаганда, КУЭ Корпорациясе яки ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген алырга мөмкин. Поручительлекләр һәм гарантияләр банкларның үз кредит программалары буенча да, ташламалы кредит бирү программалары – «Инвестиция» Кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК), 1764 Программасы һәм «Оборотная» ПСК буенча да бирелә: аларның һәрберсендә кече бизнес өчен ставкалар еллык – 15 % тан, ә урта бизнес өчен 13,5 % тан артмый.