КУЭ корпорациясе эшкуарларга тагын да отышлырак шартларда финанслау алырга мөмкинлек бирә торган кризиска каршы яңа лизинг продуктын эшләтеп җибәрде. Килешүнең минималь суммасы 2,5 млн сумнан 500 мең сумга кадәр кимегән.
Финанслауның максималь вакыты 60 тан 84 айга кадәр арттырылган. Милек бәясенә кертергә мөмкин булган чыгымнар (китерү, монтажлау һәм җиһазларны файдалануга тапшыру) 10 нан 25% ка кадәр арттырылган. Гаризаны МСП.РФ Цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин һәм кырларның күп өлеше автомат рәвештә эшкуар профиленнән тутырылачак.
Процент ставкалары минималь дәрәҗәдә сакланган: елына 6 % – үзебездә җитештерелгән җиһазлар өчен һәм 8 % – чит илнекеләр өчен. Лизинг шартлары шәхси түләүләр графигы һәм гарантияле аванс түләве белән 10 % тан да артмаган күләмдә финанслауны күздә тота.
Ташламалы лизингтан кече компанияләр һәм КУЭ реестрына кергән, 12 айдан артык эшли торган һәм проектлары агымдагы эшчәнлекне модернизацияләү яки киңәйтү, яңа юнәлешләрне үстерү белән бәйле булган шәхси эшкуарлар файдалана ала.