Эшче төркем утырышында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлешләре буенча сорауларны карадылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә эшче төркем утырышы узды. Муниципаль берәмлекләр катнашында утырыш кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча мәсьәләләр, шулай ук бизнеска ярдәм итүнең яңа федераль чаралары һәм аларда Татарстан эшкуарлык субъектларының катнашуы каралды.

Ил хөкүмәте тарафыннан ярдәм чараларының бишенче пакеты әзерләнде. Министр гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары турында район бизнесларына хәбәр итү кирәклегенә игътибар итте. Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем әгъзаларына гамәлдәге инициативалар турында тиешле мәгълүмат Россия Хөкүмәте һәм Республика Икътисад министрлыгы сайтларында урнаштырылуын искәртте.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып кала. Импортны алмаштыруга ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге (РМҮ). Эшче төркем кысаларында районнар предприятиеләре тарафыннан «Импортны алмаштыру үзәге»нең элек сатып алына торган чит ил продукциясе каталогын тутыру динамикасын, шулай ук РМҮ ресурслары белән эшләгәндә предприятиеләрдә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Эшче төркем утырышлары, шул исәптән, кредит оешмалары вәкилләре катнашында, алар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары һәм республика эшкуарларында банклар белән хезмәттәшлек иткәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алышу өчен үткәрелә. Бүген Россельхозбанк линиясе буенча мөмкин булган чаралар һәм КУЭ субъектлары белән эшләгәндә банк теркәгән төп мәсьәләләр турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова чыгыш ясады.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Арча, Әтнә, Буа, Кукмара һәм Нурлат районнарының докладлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International