Узган ел илнең 30 меңнән артык компаниясе ковид чикләүләре чорында Икътисади үсеш министрлыгы программасы буенча 3 % лы кредитлар алды, алар банкка мөрәҗәгать итә һәм бу кредитлар буенча түләүләрне 6 ай эчендә теләсә кайсы срокка кичектерә ала. Татарстанда мондый компанияләр 1160 тан артык.
Бу максатларга Хөкүмәт тарафыннан өстәмә рәвештә 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Тиешле боерык бүген, 14 апрельдә, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан хупланды. Икътисади үсеш министры Максим Решетников сүзләренә караганда, ФОТ 3.0 кредитлары буенча төп бурычны һәм процентларны түләү буенча ярты елга кадәр кичектерү хокукын заемчы 30 меңнән артык компания алган.
«Программа гамәлдә булган вакытта барлыгы 145 млрд сумнан артыклык 40.000 дән артык кредит килешүе төзелде. Бүгенге көндә банкларга кичектерү сорап, 1,4 млрд сум кредит портфеле булган 300 гә якын заемчы мөрәҗәгать итте инде», – дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте утырышында Максим Решетников. Шулай ук ул искәрткәнчә, ФОТ 3.0 кредитлары җәмәгать туклануы, мәдәният, спорт һәм күңел ачу предприятиеләренең, кунакханәләрнең һәм туристлык агентлыкларының операцион эшчәнлегенә ярдәм итәргә һәм кимендә 740 мең эш урынын саклап калырга мөмкинлек бирде.
Татарстан – 2021 елда ФОТ 3.0 программасы белән эшкуарлар алган ярдәм күләме буенча лидерларның берсе. Республиканың 1163 эшмәкәре ташламалы кредитлар алды. Татарстанның бизнес вәкилләренә 4,3 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелде.
Искәртеп узабыз, ФОТ 3.0 программасы буенча кредитлар 18 айга кадәр бирелгән иде, аларның беренче 6 аенда заемчы төп бурычны һәм процентларны түләүдән азат ителде, ә алдагы 12 айда кредитны ай саен тигез өлешләр белән түли алды. Хәзер банкта 2022 елның 30 сентябренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин булган кичектерүне исәпкә алып, ФОТ 3.0 программасы буенча кредитның максималь вакыты 2 елга кадәр артты. Шул ук вакытта, заемчы төзү вакытында аның кредит шартнамәсендә теркәлгән саныннан 90 % хезмәткәрен сакларга бурычлы. Хөкүмәт тарафыннан өстәмә бүлеп бирелгән акчалар ФОТ 3.0 заемчыларына банкта түләүләрне кичектереп тору гына түгел, ә бөтен чорга 3 % лы ташламалы ставканы саклап калырга да мөмкинлек бирәчәк.