ТР Икътисад министрлыгы яңа эш башлаучы эшкуарларны бизнес-идеяләр булдырырга өйрәтәчәк

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге эш башлаучы эшкуарларны һәм үз эшләрен башларга җыенучы затларны «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» тренингында катнашырга чакыра.

Чара 18 апрельдә 15.00 сәгатьтә оффлайн-һәм онлайн-форматта узачак, аның төп бурычы – катнашучыларга киләчәктә уңышлы гамәлгә ашыру өчен иң кулай һәм тормышка яраклы бизнес-идеяне сайларга мөмкинлек бирә торган белем бирү.

Тренингта катнашучылар киләчәктә уңышлы бизнес сайлап алу критерийларын билгели, коммерция эшчәнлеге өчен идеяләр формалаштыра һәм аның тотрыклылыгын бәяли алачаклар.

Спикер – КУЭ Корпорациясенең сертификацияле тренеры, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Унтура Михаил.

Чара түләүсез нигездә узачак, турыдан-туры катнашу өчен https://мсп.рф/services/support/tatarstan/103/ сылтамасы буенча теркәлү таләп ителә.

Онлайн-трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга була:https://vk.com/video/@dom_pred?z=video-172054850_456239220%2Fclub172054850%2Fpl_-172054850_-2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International