«Чистай» ТОСЭР резиденты –Татарстанның яшеллек җитештерүчесе –быел җитештерү күләмен 30 % ка арттырачак.

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Чистай» индустриаль паркына визит барышында яшеллек үстерү теплица комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. «Уңыш технологиясе» ҖЧҖ – «Чистай» ТОСЭР резиденты.

Предприятие яшел тәмләткечләр җитештерү буенча дүртенче теплица төзүне тәмамлады. Үсеш буенча директор Тимур Нуруллин сүзләренә караганда, аны якын арада эшләтеп җибәрү көтелә. Бу салатлар җитештерү күләмен 30 % ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Компания кыяр үстерү өчен 1 га мәйданда тагын ике ябык теплица төзүне планлаштыра.

Бүгенге көндә компания Татарстан шәһәрләренә, шулай ук Ульяновск, Самара һәм Тольятти шәһәрләренә яшеллек илтә. Компания мәгълүматларына караганда, яшеллеккә ихтыяҗ кимемәгән, эш элеккеге режимда дәвам итә.

«Без инде яшеллек, яшелчә үстерергә өйрәндек, технологиясен беләбез, ассортиментны киңәйтергә теләр идек, заем акчаларын алу өлешендә дәүләт ярдәменә өметләнәбез. Товарны азык-төлек кибетләрендә һәм яшелчә базарларында яхшы сатып алалар, без шулай ук эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итәбез. Хәзерге вакытта санкцияләр аркасында кайбер материаллар, нигездә, элек Голландиядән кайтарылган орлыклар кыйммәтләнде. Орлыклар алырга яңа тәэминатчылар эзлибез», – дип хәбәр итте Тимур Нуруллин.

Визит кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм компания җитәкчесе компаниядә булган мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган вариантларын карадылар.

«Компания җитәкчеләре Россиягә каршы санкцияләр кертү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәләр. Җитештерүчеләрнең алга таба үсешкә омтылуларын ишетү куандыра» – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International