Дәүләт Думасы Махсус икътисади зоналар резиденты статусын алуны гадиләштерү турында закон проектын хуплады

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Галкин Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты утырышында махсус икътисади зоналар (МИЗ) турында федераль законга һәм РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын тәкъдим итте. Тәкъдимнәр Дәүләт Думасы комитеты тарафыннан хупланды.

«Закон проекты белән МИЗ резиденты статусын алу тәртибен гадиләштерергә, МИЗ ның үзләрен администрацияләүне гадиләштерергә һәм МИЗ ның берничә тибын берләштерергә тәкъдим ителә. МИЗ булдыру, идарә итү һәм кайбер вәкаләтләрне тапшыру өчен Икътисади үсеш министрлыгы, идарәче компания, төбәк һәм муниципалитет арасында бердәм документ төзеләчәк. Бу срокларны берничә айга киметергә мөмкинлек бирәчәк», –дип хәбәр итте Сергей Галкин.

Министр урынбасары шулай ук билгеләп үткәнчә, закон проекты белән резидентлыкка гариза биргәндә бизнес-планны инвестпроект паспортына алмаштырырга тәкъдим ителә.

«Механизмның мондый сыгылмалылыгы инвестор буенча карарны хәзерге 40 урынына 15 көн эчендә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта резидентлар өчен килешүләрне үтәүнең мөһимлеге арта – җир кишәрлеен сатып алу буенча чикләүләр барлыкка килә. Инвестор әлеге килешүдә күрсәтелгән объект төзелгән очракта гына җир кишәрлеген сатып алу хокукын алачак», – дип ассызыклады министр урынбасары.

«Комитет закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Фикер алышуда Икътисади сәясәт комитеты депутатлары гына түгел, ә төбәкләр дә катнашты: Свердловск өлкәсеннән «Титановая долина» МИЗ, Томск өлкәсеннән «ТВТ «Томск» МИЗ, Ульяновск өлкәсеннән «Ульяновск «Порт махсус зонасы», Татарстан Республикасыннан «Иннополис» МИЗ һәм «Алабуга» МИЗ, Мәскәү өлкәсеннән «Дубна» МИЗ, Липецк өлкәсннән» «Липецк» МИЗ һәм Ставрополь крае.

Закон проекты МИЗ белән идарә итү системасын камилләштерергә, Махсус икътисади зоналар резидентларының хокукларын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бизнеска резидент статусын алу җиңелрәк булачак. Яңа, шул исәптән импортны алмаштыра торган производстволар ачарга, салым ташламалары алырга, үсәргә, яңа эш урыннары булдырырга, димәк, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә », – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International