Татарстанда санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү чаралары пакетын эшләделәр

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген Татар-информ мәйданчыгында санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү чараларының яңа республика пакетын игълан итә торган брифинг узды. Спикерлар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм бизнеска ярдәм итү институтлары җитәкчеләре – Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясадылар. 

Брифингны Рөстәм Сибгатуллин ачып җибәрде, ул билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чараларның оператив планы нигезендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган программалары буенча берничә карар кабул ителгән. 

Федераль карарлар КУЭ Корпорациясенең, Россия Үзәк банкының һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгының ташламалы кредитлау программаларын күздә тота. Бу урта бизнес өчен –13,5 % ка кадәр һәм кече бизнес өчен 15 % ка кадәр ставка белән «Оборотная» һәм «Инвестиция» кредит бирүне стимуллаштыру программалары. Шундый ук ставкалар белән «1764» программасы дип атала торган ташламалы кредит бирү программасы яңартылды. Программалар эшли башлаганнан бирле, Икътисад министрлыгы эшкуарларның әлеге программаларда катнашуына мониторинг алып бара, ярдәм алу этапларында бизнеска мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтә.

Спикерлар докладларында республика чаралары пакетына аерым игътибар бирелде. 

«Иҗтимагый һәм эшлекле оешмалар, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән очрашулар һәм алардан кергән фикерләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Республика дәрәҗәсендә ярдәм итү чаралары пакеты эшләнде һәм расланды, ул чаралар комплексын, финанс һәм финанс булмаган программаларны үз эченә ала», – диде Рөстәм Сибгатуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы вәзгыятьтә иң кирәкле чараларның берсе булып ташламалы финанслау кала, аның күз уңында максималь киң даирә эшкуарлар – социаль эшкуарлар, экспортерлар, үзмәшгульләр, фермерлар, җитештерү предприятиеләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре бар. 

Хәзер ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 7 микрофинанс программасын башлап җибәрә, анда процент ставкаларының күләме Россия Үзәк банкының соңгы тапкыр күтәрелүенә кадәр гамәлдә булган төп ставкасы күләменә тиңләштерелгән. 

Микрозаймнар шартларын, тулырак итеп, үз чыгышында Айдар Салиховачты. 

- еллык 9,5 % ставка белән «Импортны алмаштыру» продукты, 5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү өлкәсеннән КУЭ субъектларына дустанә булмаган илләрдә җитештерелә торган товарларны, чималны һәм материалларны алмаштыруны эзләү өчен;  

- еллык 9,5 % ставка белән «Рефинанслау» продукты, 5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка – тотрыксыз («плавающий») процент ставкасы белән инвестиция максатларына кредит алган КУЭ субъектлары өчен;

- еллык 13,5 % ставка белән «Ярдәм итү» («Содействие») продукты, 5 млн сумга кадәр
2 елга кадәр вакытка – барлык КУЭ субъектлары өчен;

- еллык 5,5 % ставка белән «Үзмәшгульләр 2022» продукты, 500 мең сумга кадәр 2 елга кадәр вакытка – Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән үзмәшгульләр өчен;

- еллык 9,5 % ставка белән «Сәнәгать парклары» продукты, 5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка – тулыландыру түбән булган индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары өчен; 

- еллык 9,5 % ставка белән «Социаль эшкуарлык» продукты,
5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка – социаль эшкуарлар реестрына кертелгән КУЭ субъектлары өчен;

- еллык 9,5 % ка кадәр ставка белән «Экспортны үстерү» продукты, 5 млн сумга кадәр 3 елга кадәр вакытка – продукцияне экспортка җибәрүне гамәлгә ашыручы КУЭ субъектлары өчен.

Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды җитәкчесе ассызыклаганча, республика ярдәм чаралары пакеты кысаларында бизнес шулай ук гамәлдәге микрозаймнар буенча төп бурычны түләүне 18 айга кадәр кичектерү алачак. Кичектерү бирү эшкуарларга финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу агымдагы чорда аеруча мөһим.

Республика пакетына кергән финанс ярдәменең тагын бер инструменты – беренче 6 айга комиссия түләвен бетереп, поручительлек суммасы 70 млн сумга кадәр арттырылган һәм 6 айдан соң алына торган түләү ставкасы1 % тан 0,5 % ка кадәр киметелгән төбәк Гарантия фондының поручительлекләре. 

«Шулай ук республика эшмәкәрләре төбәк Гарантия фонды поручительлеге астында, комиссия түләве срогын 3 елга кадәр кичектереп тору белән, еллык 0,5 % белән 70 млн сумга кадәр кредитларны реструктуризацияләүне уздыра алачак», – дип билгеләп үтте үз докладында Рөстәм Мөхәммәтшин.

Эшкуарлык инициативасын үстерүгә юнәлдерелгән ярдәмнең мөһим механизмы социаль бизнес һәм 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлар өчен грантлар булачак.  Ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шулай ук илкүләм проект кысаларында бизнеска һәм үзмәшгульләргә комплекслы мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтү, шул исәптән Россия һәм халыкара маркетплейсларга урнаштыру, Россия социаль челтәрләрендә товарларны таныту буенча укулар, күргәзмәләр, ярминкәләр, форумнар, хезмәтләр уздыру, экспортерларга ярдәм итү һәм аларны дустанә илләр базарына юнәлдерү дәвам итәчәк. 

Агымдагы елда индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен кулланылган электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

«Моннан тыш, резидентлар эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга сәнәгать паркларын үстерү концепциясе кысаларында муниципаль районнарда урнашкан аккредитацияләнгән сәнәгать парклары өчен кирәкле инженерлык инфраструктурасын булдыру һәм модернизацияләү буенча яңа программа эшләнде», – диде Рөстәм Сибгатуллин.

Чит ил товарларын илебездә эшләнгән шундый ук товарлар белән оператив рәвештә алмаштыру санкция басымы шартларында өстенлекле булып тора. Татарстанда бу максатлар өчен Республика маркетинг үзәге базасында «Импортны алмаштыру үзәге» оештырылды. Ресурс Республика маркетинг үзәге сайтында ирекле файдалануда.

Әлеге механизм ике бүлектән тора:

- «Элек сатып алынган чит ил продукциясе реестры».

- «Алмаштыру буенча тәкъдимнәр»

Ресурс илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге дустанә булмаган илләрдән комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд сум акча бүлеп бирелде, ә Икътисад министрлыгы карамагындагы структураларның булган капиталлаштыруларын исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International