Татарстанның илебезнең комплектлау өлешләрен җитештерүчеләре дәүләт ярдәме алачак

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен илебездә эшләнгән комплектлау өлешләрен һәм детальләрен булдыруга дәүләт гранты финанславы өлешен арттыра торган карарга кул куйды.

Әгәр элек «Технологик үсеш агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасыннан грант алу өчен, эшләүче үз акчаларының кимендә 20% ын җәлеп итәргә тиеш булса, хәзер бу шарт гамәлдән чыгарыла. Дәүләт  Автоном коммерцияле булмаган оешма йөзендә комплектлау өлешләренең Россия аналогларын булдыруга 100% ка кадәр финанслау бүлеп бирергә әзер.

Чара санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кирәк. Финанслау эзләүдән баш тарту эшләүчеләргә кыска вакыт эчендә импортны алмаштыру контекстында мөһим проектларны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый тәртип 2022 елда гына гамәлдә булачак.

Кабул ителгән карар – санкцияләр шартларында ил икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү буенча РФ Хөкүмәтенең Комплекслы планының бер өлеше. Бу комплектлау өлешләрен алмаштыру программасының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International