Татарстанда «Ел экспортеры» төбәк бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» төбәк бәйгесенә гаризалар кабул итүне игълан итә.

«Ел экспортеры-2021» – республика товар җитештерүчеләренең тышкы икътисади эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсен һәм практикасын таныту мәйданчыгы.

Исегезгә төшерәбез, бәйге республика эшкуарларының тышкы икътисади эшчәнлеген үстерүгә һәм ярдәм итүгә, үзебезнең продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлегенә юнәлдерелгән.

Бәйгедә катнашырга  кече һәм урта бизнес субъектлары Татарстан предприятиеләре-экспортерлары чакырыла (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә).

Бәйгедә катнашу өчен документлар электрон рәвештә http://exportergoda-rt.ru/ сайтында 2022 елның 18 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс шартлары буенча, 2020 елда җиңүче предприятиеләр агымдагы елда конкурста катнашу өчен гариза бирә алмыйлар. Шулай ук конкурсант-предприятие конкурсның бер номинациясеннән дә артык катнашуга гариза бирә алмый.

Җиңүчеләрне түбәндәге өлкәләрдә «Иң яхшы предприятие-экспортер» номинацияләрендә билгеләячәкләр:

• сәнәгать өлкәсендә;

• хезмәт күрсәтү өлкәсендә;

• Агросәнәгать комплексы өлкәсендә;

• югары технологияләр өлкәсендә;

• «Ел ачышы».

Катнашу өчен сораулар буенча түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: +7 917 932 48 51, +7 843 222 90 60 (278), Елена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International