ТР Дәүләт заказлары агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Импортны алмаштыру үзәгендә» эшләргә өйрәтүче семинарлар уздырачак

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Республика маркетинг үзәгенең һәм аның базасында төзелгән «Импортны алмаштыру үзәге»нең эшләвен һәм мөмкинлекләрен аңлату өчен, ТР Дәүләт заказлары агентлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә 5 апрельдән 26 апрельгә кадәр zoom форматында эшкуарлар һәм индустриаль парклар резидентлары өчен берничә укыту семинары үткәрәчәк.

Чит ил товарларын илебездә эшләнгән шундый ук товарлар белән оператив рәвештә алмаштыру санкция басымы шартларында өстенлекле булып тора. Татарстан Республикасында бу максатлар өчен Төбәк маркетинг үзәге (РМЦ) базасында «Импортны алмаштыру үзәге» оештырылды.

Ресурсның эшләве Республика һәм РФ нең башка субъектлары эчендә продукция җитештерә торган тәэминатчыларның каталогын булдырырга һәм алып барырга мөмкинлек бирә. Чит ил өлешләренә җентекле анализ ясау шулай ук Республика территориясендә җитештерүне оештыру өчен күздә тотыла торган урыннар исемлеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Ресурс тиз кооперация элемтәләре булдырырга, үз сатып алуларыңны урнаштырырга мөмкинлек бирә, бу санкция чикләүләреннән тискәре нәтиҗәне йомшартуга ярдәм итә.

Семинарлар эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазларына бәйле бизнеска һәм предприятиеләргә, импортны алмаштырырга кирәк булган чит ил продукциясе исемлеген оператив рәвештә формалаштырырга һәм алга таба кооперация өчен Төбәк маркетинг үзәге ресурсларына әлеге мәгълүматларны урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International